Различия

Здесь показаны различия между двумя версиями данной страницы.

Ссылка на это сравнение

Предыдущая версия справа и слева Предыдущая версия
Следующая версия
Предыдущая версия
ямашурма [2016/02/05 13:19]
administrator
ямашурма [2016/02/08 17:00] (текущий)
administrator
Строка 1: Строка 1:
-~~NO_STYLING~~+
  
 **Ямаширмә авылы тарихыннан** **Ямаширмә авылы тарихыннан**
  
-Соңгы елл ​// арда авыллар тарихын өйрәнүгә зур әһәмият бирелә. Төбәкне өйрәнүче краеведлар белән беррәттән профессиональ тарихчылар да бу проблеманы алгы планга куеп тикшерүләр алып баралар.+Соңгы елларда авыллар тарихын өйрәнүгә зур әһәмият бирелә. Төбәкне өйрәнүче краеведлар белән беррәттән профессиональ тарихчылар да бу проблеманы алгы планга куеп тикшерүләр алып баралар.
  
 Казан артында урнашкан гыйбрәтле үткәнебезнең бер кисәген үзенә сеңдергән авылларның берсе – хәзерге Биектау районына кергән Ямаширмә авылы. Бүгенге көндә авыл тарихына багышланган күп кенә хезмәтләр басылып чыкты [1], эзләнүләр дәвам итә һәм яңа материаллар да табылып тора. Казан артында урнашкан гыйбрәтле үткәнебезнең бер кисәген үзенә сеңдергән авылларның берсе – хәзерге Биектау районына кергән Ямаширмә авылы. Бүгенге көндә авыл тарихына багышланган күп кенә хезмәтләр басылып чыкты [1], эзләнүләр дәвам итә һәм яңа материаллар да табылып тора.
Строка 13: Строка 13:
 Мәчетләр тарихына күз салыйк. Мәчетләр тарихына күз салыйк.
  
-Авылда мәчет кайчан салынган дигән сорау килеп туа? Мәскәү шәһәрендәге Россия Дәүләт борынгы актлар архивында сакланган “Экстракт в Правительствующий сенат ис Казанской губернской канцелярии о татарских мечетях” документыннан күренгәнчә,​ 1742 елда авыл халкы мәчетнең кайчан салынганын төгәл генә күрсәтә алмаган. Шулай булгач мәчетнең борынгы булуына шик юк. Чыганакны түбәндә китерәбез: ​"Кулметковой сотни Уразова. 512. В деревне Ямашурме мечет[ь] не сломана при семидесят[и] пяти дворах. Разстоянием до Кутернеской [Кутернесской] мечети в тритцети верстах. Новокрещен во оной деревне не имеетца. А скаскою той деревни жители показали:​ мечет[ь] их построена в котором году – не упомнят" ​[5].+Авылда мәчет кайчан салынган дигән сорау килеп туа? Мәскәү шәһәрендәге Россия Дәүләт борынгы актлар архивында сакланган “Экстракт в Правительствующий сенат ис Казанской губернской канцелярии о татарских мечетях” документыннан күренгәнчә,​ 1742 елда авыл халкы мәчетнең кайчан салынганын төгәл генә күрсәтә алмаган. Шулай булгач мәчетнең борынгы булуына шик юк. Чыганакны түбәндә китерәбез: ​«Кулметковой сотни Уразова. 512. В деревне Ямашурме мечет[ь] не сломана при семидесят[и] пяти дворах. Разстоянием до Кутернеской [Кутернесской] мечети в тритцети верстах. Новокрещен во оной деревне не имеетца. А скаскою той деревни жители показали:​ мечет[ь] их построена в котором году – не упомнят» [5].
  
 1742 елда 75 йорттан торган авыл халкы чукындырудан котылып калган һәм авыл мәчете дә җимерелүгә дучар булмаган. (Чагыштыру өчен: Татар бистәсе белән Казан өязендә барлыгы 536 мәчетнең 418-е җимерелгән,​ 118 генә сакланып калган) [6]. 1742 елда 75 йорттан торган авыл халкы чукындырудан котылып калган һәм авыл мәчете дә җимерелүгә дучар булмаган. (Чагыштыру өчен: Татар бистәсе белән Казан өязендә барлыгы 536 мәчетнең 418-е җимерелгән,​ 118 генә сакланып калган) [6].
Строка 29: Строка 29:
 Без Сираҗетдин Нәҗметдин улының нәсел шәҗәрәсен төзегән идек. Ревизия кенәгәләрен өйрәнү нәтиҗәсендә Сираҗетдин мулла нәселенең бай тарихлы булуы ачыкланды. Бу нәсел тамырлары белән Казан губернасы Дөбъяз өязе Лашман волосте Каратмән авылына (хәзерге Яшел Үзән районы) барып тоташа. Әтисе Нәҗметдин Сәйфулла улы 1792-1849 елларда,​ әнисе Хөбәйбә Габделваһап кызы (1793/94-?) соңгы Х ревизия вакытында 64 яшьтә булган [13]. Без Сираҗетдин Нәҗметдин улының нәсел шәҗәрәсен төзегән идек. Ревизия кенәгәләрен өйрәнү нәтиҗәсендә Сираҗетдин мулла нәселенең бай тарихлы булуы ачыкланды. Бу нәсел тамырлары белән Казан губернасы Дөбъяз өязе Лашман волосте Каратмән авылына (хәзерге Яшел Үзән районы) барып тоташа. Әтисе Нәҗметдин Сәйфулла улы 1792-1849 елларда,​ әнисе Хөбәйбә Габделваһап кызы (1793/94-?) соңгы Х ревизия вакытында 64 яшьтә булган [13].
  
-Мәгълүм булганча,​ Габдулла Тукайнын әтисе Мөхәммәтгариф хәзрәтнең (1842/​43-1886) беренче хатыны Бибигафифә (Гафифә) (1840/​41-1885) Сираҗетдин мулланың олы кызы булган. Татарстан республикасының Милли архивында сакланган Ямаширмә авылының 1865 елгы метрика кенәгәсендә түбәндәге язма бар: «Казан өязе Мулла иле волосте указной имам Сираҗетдин ибне Нәҗметдин кызы Бибигафифәне Мәңгәр волостеның Кушлавыч авылында указной имам Мөхәммәтгариф указной имам Мөхәммәтгалим улына гакды никах укылды. Май 24ендә. Кыз тарафыннан Мулла иле волосте Ямаширмә авылының олуг мәхәлләсендә указной имам әб (әтисе. – //Б.Х.//) Сираҗетдин ибне Нәҗметдин вәли вәкил (опекун. – //Б//.) вә егет тарафыннан Кушлавыч авылында указной имам Мөхәммәтгалим ибне Шәмсетдин вәкил. Зәүҗәйен (ир белән хатын. – //Х.Б.)// ризалыгының шаһитлары Дәүләтшаһ ибне Рәфикъ кулым куйдым,​ Әюп Сөбханкол углы тамгам салдым ٧ . Мәһәр мөсәммәсе (күләме. – //Х.Б.//) ике йөз тәңкә, хәзер җитмеш тәңкә, калганны мәзкүр (югарыда әйтелгән. – //Х.Б.)// Бибигафифә сораганда бирәчәк булып, югарыда мәзкүр Кушлавыч авылында указной имам Мөхәммәтгалим мулла Шәмсетдин улы кулым куйдым. Кызым Бибигафифәнең рөхсәте белән югарыда мәзкүр шартка разый булып Ямаширмә указной имам Сираҗетдин ибне Нәҗметдин кулым куйдым» [14]. Никах хөтбәсен кызның әтисе указлы мулла Сираҗетдин Нәҗметдин улы укыган. Бибигафифә,​ Кушлавыч авылында яшәп, Мөхәммәтгариф мулладан Мөхәммәтшәриф (1873-1890) исемле ир бала [15] (17 яшендә ютәл авыруыннан вафат булган,​ Кушлавычта җирләнгән) һәм Бибигазизә (Газизә) (1877-1963) исемле кыз бала [16] дөньяга китерә һәм 1885 елның 28 апрелендә (42 яшьтә) бала тудырганда кан китеп вафат була [17]. Безнең уйлавыбызча,​ Бибигафифәгә вафат булганда 44 яшь булырга тиеш. 1850 елның 20 октябрендә алынган IХ ревизия материаллары буенча Бибигафифәгә ул вакытта 10 (1850-10=1840) [18], 1858 елның 31 мартында Х ревизия вакытында 17 яшь (1858-17=1841) [19] дип күрсәтелгән. Түбәндәге мәгълүматлар нәтиҗәсендә Бибигафифәнең туган елы 1840/41 елларга туры килә.+Мәгълүм булганча,​ Габдулла Тукайнын әтисе Мөхәммәтгариф хәзрәтнең (1842/​43-1886) беренче хатыны Бибигафифә (Гафифә) (1840/​41-1885) Сираҗетдин мулланың олы кызы булган. Татарстан республикасының Милли архивында сакланган Ямаширмә авылының 1865 елгы метрика кенәгәсендә түбәндәге язма бар: «Казан өязе Мулла иле волосте указной имам Сираҗетдин ибне Нәҗметдин кызы Бибигафифәне Мәңгәр волостеның Кушлавыч авылында указной имам Мөхәммәтгариф указной имам Мөхәммәтгалим улына гакды никах укылды. Май 24ендә. Кыз тарафыннан Мулла иле волосте Ямаширмә авылының олуг мәхәлләсендә указной имам әб (әтисе. – //Х.Б//.) Сираҗетдин ибне Нәҗметдин вәли вәкил (опекун. – //Х.Б//.) вә егет тарафыннан Кушлавыч авылында указной имам Мөхәммәтгалим ибне Шәмсетдин вәкил. Зәүҗәйен (ир белән хатын. – //Х.Б//.) ризалыгының шаһитлары Дәүләтшаһ ибне Рәфикъ кулым куйдым,​ Әюп Сөбханкол углы тамгам салдым ٧ . Мәһәр мөсәммәсе (күләме. – //Х.Б//.) ике йөз тәңкә, хәзер җитмеш тәңкә, калганны мәзкүр (югарыда әйтелгән. – //Х.Б//.) Бибигафифә сораганда бирәчәк булып, югарыда мәзкүр Кушлавыч авылында указной имам Мөхәммәтгалим мулла Шәмсетдин улы кулым куйдым. Кызым Бибигафифәнең рөхсәте белән югарыда мәзкүр шартка разый булып Ямаширмә указной имам Сираҗетдин ибне Нәҗметдин кулым куйдым» [14]. Никах хөтбәсен кызның әтисе указлы мулла Сираҗетдин Нәҗметдин улы укыган. Бибигафифә,​ Кушлавыч авылында яшәп, Мөхәммәтгариф мулладан Мөхәммәтшәриф (1873-1890) исемле ир бала [15] (17 яшендә ютәл авыруыннан вафат булган,​ Кушлавычта җирләнгән) һәм Бибигазизә (Газизә) (1877-1963) исемле кыз бала [16] дөньяга китерә һәм 1885 елның 28 апрелендә (42 яшьтә) бала тудырганда кан китеп вафат була [17]. Безнең уйлавыбызча,​ Бибигафифәгә вафат булганда 44 яшь булырга тиеш. 1850 елның 20 октябрендә алынган IХ ревизия материаллары буенча Бибигафифәгә ул вакытта 10 (1850-10=1840) [18], 1858 елның 31 мартында Х ревизия вакытында 17 яшь (1858-17=1841) [19] дип күрсәтелгән. Түбәндәге мәгълүматлар нәтиҗәсендә Бибигафифәнең туган елы 1840/41 елларга туры килә.
  
 Сираҗетдин мулланың икенче кызы Шәмсекамал 1852 елда туган. Аның турында башка мәгълүмат очрамады. Күрәсең,​ яшьләй вафат булгандыр. Сираҗетдин мулланың икенче кызы Шәмсекамал 1852 елда туган. Аның турында башка мәгълүмат очрамады. Күрәсең,​ яшьләй вафат булгандыр.
Строка 37: Строка 37:
 Сираҗетдин мулланың 1857 елда Бибиган (Бибиҗиһан-?​) исемле кызы туган. Рус чыганакларында татар исемнәрен дөрес язмауларын исәпкә алып, Бибиган – Бибиҗиһан исемле булгандыр дип фаразлыйбыз. Сираҗетдин мулланың 1857 елда Бибиган (Бибиҗиһан-?​) исемле кызы туган. Рус чыганакларында татар исемнәрен дөрес язмауларын исәпкә алып, Бибиган – Бибиҗиһан исемле булгандыр дип фаразлыйбыз.
  
-Ямаширмә зиратында табылып өйрәнелгән ташбилге – Бибиһәдиянеке. Ул 1858 елда туган. Әтисе вафатыннан соң, Кармыш волосте Янали пүчинкәсе мулласы Фазлыәхмәт Хафиз углына кияүгә биргәннәр. Сираҗетдин мулланың ир балалары булмау сәбәпле,​ төп нигезгә Фазлыәхмәт Хәмзин килеп төпләнгән булуы ихтимал. Ямаширмә авылы метрика кенәгәсендә түбәндәге язма сакланган:​ «Казан өязе Чыпчык волосте Ямаширмә авылының олуг мәхәлләдән указной имам Сираҗетдин мулла Нәҗметдин углының кызы Бибиһәдия Кармыш волосте Казанбаш [22] авылының мулласы Фазлыәхмәт мулла Хафиз углына никахландырылды. Кыз 25 яшендә,​ егет 23 яшендә. Һәр икесе пакизәләр (моңарчы никахлары булмаган. – //Х.Б.//). 30 май 1883 ел [23]. Кыз тарафыннан кардәше,​ мулла Шәрәфетдин бине Фәхретдин углы вәли (опекун. – //Х.Б.)// вәлид булды, кияү тарафыннан тугма карендәше мулла Мөхәммәтсадыйк бине Хафиз углы вәли вәкил берлән зәүҗәйен (ир белән хатын. – //Х.Б.)// Сәгъди Әюп углы, Гарифулла Вәлид углы. Мәһәр 150 сум. Ямаширмә кечкенә мәхәлләдән имам мулла Хәбибулла Хәмид улы никах хөтбәсен укыдым» [24].+Ямаширмә зиратында табылып өйрәнелгән ташбилге – Бибиһәдиянеке. Ул 1858 елда туган. Әтисе вафатыннан соң, Кармыш волосте Янали пүчинкәсе мулласы Фазлыәхмәт Хафиз углына кияүгә биргәннәр. Сираҗетдин мулланың ир балалары булмау сәбәпле,​ төп нигезгә Фазлыәхмәт Хәмзин килеп төпләнгән булуы ихтимал. Ямаширмә авылы метрика кенәгәсендә түбәндәге язма сакланган:​ «Казан өязе Чыпчык волосте Ямаширмә авылының олуг мәхәлләдән указной имам Сираҗетдин мулла Нәҗметдин углының кызы Бибиһәдия Кармыш волосте Казанбаш [22] авылының мулласы Фазлыәхмәт мулла Хафиз углына никахландырылды. Кыз 25 яшендә,​ егет 23 яшендә. Һәр икесе пакизәләр (моңарчы никахлары булмаган. – //Х.Б//.). 30 май 1883 ел [23]. Кыз тарафыннан кардәше,​ мулла Шәрәфетдин бине Фәхретдин углы вәли (опекун. – //Х.Б//.) вәлид булды, кияү тарафыннан тугма карендәше мулла Мөхәммәтсадыйк бине Хафиз углы вәли вәкил берлән зәүҗәйен (ир белән хатын. – //Х.Б//.) Сәгъди Әюп углы, Гарифулла Вәлид углы. Мәһәр 150 сум. Ямаширмә кечкенә мәхәлләдән имам мулла Хәбибулла Хәмид улы никах хөтбәсен укыдым» [24].
  
 Фазлыәхмәт Хафиз улы Хәмзин (указ №6618) 1883 елның 2 июненьдә Ямаширмә авылы беренче мәхәллә халкы мулла итеп сайлап куйганнан алып вафатына кадәр хезмәт иткән [25]. Ул, педагог-реформатор,​ мәгърифәтче буларак та мәгълүм [26]. Фазлыәхмәт Хафиз улы Хәмзин (указ №6618) 1883 елның 2 июненьдә Ямаширмә авылы беренче мәхәллә халкы мулла итеп сайлап куйганнан алып вафатына кадәр хезмәт иткән [25]. Ул, педагог-реформатор,​ мәгърифәтче буларак та мәгълүм [26].
Строка 45: Строка 45:
 {{:​halida:​12.jpg?​nolink&​262x394 ​ }} {{:​halida:​12.jpg?​nolink&​262x394 ​ }}
  
-1913 елның 6 январендә Бибиһәдия 55 яшьтә чахоткадан вафат булган. Ямаширмә зиратына күмелгән. Имам Фазлыәхмәт Хәмзин дәфен кылган (күмгән. – //Х.Б.//) [28].+1913 елның 6 январендә Бибиһәдия 55 яшьтә чахоткадан вафат булган. Ямаширмә зиратына күмелгән. Имам Фазлыәхмәт Хәмзин дәфен кылган (күмгән. – //Х.Б//.) [28].
  
 Бибифатыйма (1859-1875) 16 яшендә вафат булган [29]. Бибифатыйма (1859-1875) 16 яшендә вафат булган [29].
Строка 51: Строка 51:
 Сираҗетдин мулланың икенче хатыны Биби (исеме тулысынча күрсәтелмәгән) Гөлбану (1867-1868) исемле кыз тапкан [30]. Сираҗетдин мулланың икенче хатыны Биби (исеме тулысынча күрсәтелмәгән) Гөлбану (1867-1868) исемле кыз тапкан [30].
  
-Икенче мәхәллә 1834 елда оешкан. Имам итеп 1834 елның 14 февраленнән Лаеш өязе Отар-Дубровка (Татар Казысы) авылы крестьяны Хәйбулла Хәмитов (указ № 4423) билгеләнгән [31]. 1859 елның 28 сентябреннән икенче имам сыйфатында аңа улы Вәлиулла (№ 6220) ярдәм иткән (1876 елның 22 мартында вафат була) [32]. 1885 елдан мәхәллә имамы итеп Хәйбулла хәзрәтнең оныгы Ярулла Вәлиуллин (1869 елның 11 октябрендә туган) (указ № 3584) билгеләнгән [33]. Минем әтием Зиннәтулла Сафиулла улы (1909–1988) Ярулла мулладан сабак алдым дип искә ала иде. Ярулла хәзрәтнең эшен аның малае Габделхәбир (1905 елның 20 августында туа) дәвам итә. Аның тулы исеме – Габделхәбир бине Ярулла бине Вәлиулла бине Хәбибулла (Хәйбулла – //Х.Б.//) бине Габделхәмит бине Ишмөхәммәд бине Бикмөхәммәд. Габделхәбир балачактан ук Казандагы мәшһүр «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенә укырга керә. Анда ул Галимҗан хәзрәт Баруди җитәкчелегендә гыйлем эстәүгә керешә. 1918 елда «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе ябылгач,​ «Касыймия» мәдрәсәсендә укуын дәвам итә. Мәдрәсәне тәмамлаганнан соң ул туган авылына кайта һәм 1926 елдан имам-хатыйб вазыйфасын башкара. 1930–1931 елларда сайлау хокукларыннан мәхрүм ителә. 1967 елның июнендә «Мәрҗани» мәчете имам-хатыйбы итеп сайлана. 27 ел дәвамында (1994 елга кадәр) Казан шәһәренең җәмигъ «Мәрҗани» мәчетендә беренче имам-хатыйб вазыйфасын үти. 1968 елның март аенда хаҗ кыла. 1970 елда Диния нәзарәтендә казыйлыкка кандидат итеп сайлана. Габделхәбир хәзрәт гаиләсендә эшен дәвам иттерүчене тәрбияли алган. Аның оныгы Наил хәзрәт Яруллин Бохарадагы «Мир-Гарәп» мәдрәсәсен тәмамлый,​ Төркиядә һәм Мәдинәдә белемен камилләштерә. Бүгенге көндә ул – Казан югары мөселман «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенең ректоры.+Икенче мәхәллә 1834 елда оешкан. Имам итеп 1834 елның 14 февраленнән Лаеш өязе Отар-Дубровка (Татар Казысы) авылы крестьяны Хәйбулла Хәмитов (указ № 4423) билгеләнгән [31]. 1859 елның 28 сентябреннән икенче имам сыйфатында аңа улы Вәлиулла (№ 6220) ярдәм иткән (1876 елның 22 мартында вафат була) [32]. 1885 елдан мәхәллә имамы итеп Хәйбулла хәзрәтнең оныгы Ярулла Вәлиуллин (1869 елның 11 октябрендә туган) (указ № 3584) билгеләнгән [33]. Минем әтием Зиннәтулла Сафиулла улы (1909–1988) Ярулла мулладан сабак алдым дип искә ала иде. Ярулла хәзрәтнең эшен аның малае Габделхәбир (1905 елның 20 августында туа) дәвам итә. Аның тулы исеме – Габделхәбир бине Ярулла бине Вәлиулла бине Хәбибулла (Хәйбулла– //Х.Б//.) бине Габделхәмит бине Ишмөхәммәд бине Бикмөхәммәд. Габделхәбир балачактан ук Казандагы мәшһүр «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенә укырга керә. Анда ул Галимҗан хәзрәт Баруди җитәкчелегендә гыйлем эстәүгә керешә. 1918 елда «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе ябылгач,​ «Касыймия» мәдрәсәсендә укуын дәвам итә. Мәдрәсәне тәмамлаганнан соң ул туган авылына кайта һәм 1926 елдан имам-хатыйб вазыйфасын башкара. 1930–1931 елларда сайлау хокукларыннан мәхрүм ителә. 1967 елның июнендә «Мәрҗани» мәчете имам-хатыйбы итеп сайлана. 27 ел дәвамында (1994 елга кадәр) Казан шәһәренең җәмигъ «Мәрҗани» мәчетендә беренче имам-хатыйб вазыйфасын үти. 1968 елның март аенда хаҗ кыла. 1970 елда Диния нәзарәтендә казыйлыкка кандидат итеп сайлана. Габделхәбир хәзрәт гаиләсендә эшен дәвам иттерүчене тәрбияли алган. Аның оныгы Наил хәзрәт Яруллин Бохарадагы «Мир-Гарәп» мәдрәсәсен тәмамлый,​ Төркиядә һәм Мәдинәдә белемен камилләштерә. Бүгенге көндә ул – Казан югары мөселман «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенең ректоры.
  
 1883 елдан икенче мәхәллә мәчете җәмигъ мәчете итеп үзгәртелгән. Мәчет каршында мәктәп эшләгән,​ XХ гасыр башында анда 32 шәкерт гыйлем алган. Дәүләт карамагында булмау сәбәпле,​ мәдрәсәләр бары тик халыктан килгән керем хисабына гына яшәгәннәр. 1883 елдан икенче мәхәллә мәчете җәмигъ мәчете итеп үзгәртелгән. Мәчет каршында мәктәп эшләгән,​ XХ гасыр башында анда 32 шәкерт гыйлем алган. Дәүләт карамагында булмау сәбәпле,​ мәдрәсәләр бары тик халыктан килгән керем хисабына гына яшәгәннәр.
Строка 77: Строка 77:
 100 елдан артык эшләп килгән мәктәп бүгенге көндә урта белем бирә. Сугыштан соң елларда ул җидееллык,​ 1960-1961 елдан сигезеллык булып үзгәртелә. 100 елдан артык эшләп килгән мәктәп бүгенге көндә урта белем бирә. Сугыштан соң елларда ул җидееллык,​ 1960-1961 елдан сигезеллык булып үзгәртелә.
  
-**Кулланылган чыганак исемлеге:​**+//Кулланылган чыганак исемлеге:​//
  
-1. Салихов Р.Р. с.Ямашурма Очерки истории Высокогорского района Республики Татарстан. – Казань,​ 1999. – С.205-206; Ф.Гарипова. Хәтеремнән чыкмый һич тә. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2003. – Б.180-185; Р.Ә.Шакирҗанов. Ямаширмә мәктәбе – мәгърифәт чишмәсе. Татар мәгарифенең үсеш юллары. – Казан «Новое знание» ЯАҖ, 2005; Х.З.Баһаветдинова. Ямаширмә авылы тарихыннан Материалы итоговой конференции Института истории им. Ш.Марджани АН РТ за 2006 год по отделу средневековой истории. – Казань:​ Институт истории АН РТ, 2008. – С.19-25; Ямаширмә авылында дин һәм мәгърифәт торышы (XIX-ХХ гасыр башы) Гасырлар авазы – Эхо веков. – №1. – 2009. – Б.190-194 һ.б.\\ +1. Салихов Р.Р. с.Ямашурма ​<​nowiki>//</​nowiki> ​Очерки истории Высокогорского района Республики Татарстан. – Казань,​ 1999. – С.205-206; Ф.Гарипова. Хәтеремнән чыкмый һич тә. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2003. – Б.180-185; Р.Ә.Шакирҗанов. Ямаширмә мәктәбе – мәгърифәт чишмәсе. Татар мәгарифенең үсеш юллары. – Казан «Новое знание» ЯАҖ, 2005; Х.З.Баһаветдинова. Ямаширмә авылы тарихыннан ​<​nowiki>//</​nowiki> ​Материалы итоговой конференции Института истории им. Ш.Марджани АН РТ за 2006 год по отделу средневековой истории. – Казань:​ Институт истории АН РТ, 2008. – С.19-25; Ямаширмә авылында дин һәм мәгърифәт торышы (XIX-ХХ гасыр башы) ​<​nowiki>//</​nowiki> ​Гасырлар авазы – Эхо веков. – 2009. – №1. – Б.190-194 һ.б. 
-2. ТР ФА Г.Ибраһимов ис. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты каршындагы «Кулъязмалар һәм музыкаль мирасны өйрәнү үзәге» мирасханәсе,​ 72 ф., 1 тасв., 338 эш, 1-12 кгз.\\ + 
-3. Юсупов Г.В. Введение в булгаро-татарскую эпиграфику. – М.-Л., 1960. – Таблица 44.\\ +2. ТР ФА Г.Ибраһимов ис. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты каршындагы «Кулъязмалар һәм музыкаль мирасны өйрәнү үзәге» мирасханәсе,​ 72 ф., 1 тасв., 338 эш, 1-12 кгз. 
-4. Әхмәтҗанов М. Биектау төбәгендә татар тарихы. Очерки истории Высокогорского района Республики Татарстан. – Казань,​ 1999. – С.86-87.\\ + 
-5. Ислаев Ф., Галлямов Р. “Экстракт в Правительствующий сенат ис Казанской губернской канцелярии о татарских мечетях” Гасырлар авазы – Эхо веков. – 2006. – №1. – С.319.\\ +3. Юсупов Г.В. Введение в булгаро-татарскую эпиграфику. – М.-Л., 1960. – Таблица 44. 
-6. Шунда ук.\\ + 
-7. Мәрҗани Ш. Мөстәфадел-әхбәр фи әхвали Казан вә Болгар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1989. – Б.318.\\ +4. Әхмәтҗанов М. Биектау төбәгендә татар тарихы. Очерки истории Высокогорского района Республики Татарстан. – Казань,​ 1999. – С.86-87. 
-8..Р.Фәхреддин. Асар. – Казан: Рухият,​ 2006. – Б.165.\\ + 
-9. ХХ гасыр башында өч мәхәллә булган еллар да билгеле.\\ +5. Ислаев Ф., Галлямов Р. “Экстракт в Правительствующий сенат ис Казанской губернской канцелярии о татарских мечетях”<​nowiki>//</​nowiki> ​Гасырлар авазы – Эхо веков. – 2006. – №1. – С.319. 
-10. ТР МА, 2 ф. 2 тасв., 8 эш, 79 кгз.\\ + 
-11. ТР МА, 204 ф., 177 тасв., 231 эш, 160 кгз.\\ +6. Шунда ук. 
-12. Сираҗетдин хәзрәт шәҗәрәсендә Габдулла Тукай эзләре Гасырлар авазы – Эхо веков. – №3/4. – С.247-252.\\ + 
-13. ТР МА, 3 ф., 2 тасв., 309 эш, 218 кгз. арткы ягы.-219 кгз.\\ +7. Мәрҗани Ш. Мөстәфадел-әхбәр фи әхвали Казан вә Болгар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1989. – Б.318. 
-14.. ТР МА, 204 ф., 177 тасв., 164 эш, 140 кгз.\\ + 
-15. ТР МА, ф.204, тасв.177,​ 151 эш, 356 кгз. арткы ягы; 364 эш, 417 кгз. арткы ягы.\\ +8. Р.Фәхреддин. Асар. – Казан: Рухият,​ 2006. – Б.165. 
-16. З.Рәсүлева. Тукай эзләреннән. – Казан, 1985. – Б.11.\\ + 
-17. ТР МА, 204 ф., 177 тасв., 234 эш, 26 кгз.\\ +9. ХХ гасыр башында өч мәхәллә булган еллар да билгеле. 
-18. ТР МА, 3 ф., 2 тасв., 181 эш, 157 кгз. арткы ягы.-158.\\ + 
-19. ТР МА, 3 ф., 2 тасв., 309 эш, 218 кгз. арткы ягы.-219.\\ +10. ТР МА, 2 ф. 2 тасв., 8 эш, 79 кгз. 
-20. ТР МА, 204 ф., 177 тасв., 159 эш, 28 кгз.\\ + 
-21. ТР МА, 3 ф., 2 тасв., 309 эш, 218 кгз. арткы ягы.-219.\\ +11. ТР МА, 204 ф., 177 тасв., 231 эш, 160 кгз. 
-22. Кайбер чыганакларда Фазлыәхмәт Хәмзин Казанбаш,​ Кармыш-Казанбаш авылыннан дип күрсәтелгән. Туу турындагы язманың күчермәсеннән күренгәнчә,​ ул Янали пучинкәсендә (хәзерге Кече Төрнәле авылы) Хафаз Хәмзин гаиләсендә туган (ТР МА, 2 ф., 2 тасв., 2590 эш, 7-8 кгз.). Ә Кармыш-Казанбаш (хәзере Арча районы Казанбаш авылы) авылында аның бертуган агалары дин әһелләре булып торганнар.\\ + 
-23. Метрика язмаларының икенче нөхсәсендә 13 июнь дип күрсәтелгән (ТР МА, 204 ф., 177 тасв., 231 эш, 163 кгз.).\\ +12. Сираҗетдин хәзрәт шәҗәрәсендә Габдулла Тукай эзләре ​<​nowiki>//</​nowiki> ​Гасырлар авазы – Эхо веков. – 2014. – №3/4. – С.247-252. 
-24. ТР МА, 204 ф., 6 өстәмә тасв., 147 эш, 198 кгз.\\ + 
-25. ТР МА, 2 ф., 2 тасв., 2590 эш, 2-4 кгз.\\ +13. ТР МА, 3 ф., 2 тасв., 309 эш, 218 кгз. арткы ягы.-219 кгз. 
-26. Салихов Р.Р., Хайрутдинов Р.Р. История мусульманских приходов Высокогорского района Очерки истории Высокогорского района Республики Татарстан. – Казань,​ 1999. – С.205.\\ + 
-27. Сәяси репрессия корбаннарының Хәтер китабы. Т.15. «Х», «Ц», «Ч». – Казан: Хәтер китабы,​ 2005. – Б.130.\\ +14. ТР МА, 204 ф., 177 тасв., 164 эш, 140 кгз. 
-28. ТР МА, 204 ф., 177 тасв., 1230 эш, 122 кгз. арткы ягы.\\ + 
-29. ТР МА, 204 ф., 6 өстәмә тасв., 69 эш, 41 кгз.\\ +15. ТР МА, ф.204, тасв.177,​ 151 эш, 356 кгз. арткы ягы; 364 эш, 417 кгз. арткы ягы. 
-30. ТР МА, 204 ф., 6 өстәмә тасв., 5 эш, 165 кгз.\\ + 
-31. ТР МА, 2 ф., 2 тасв., 710 эш, 47 кгз. арткы ягы.-48.\\ +16. З.Рәсүлева. Тукай эзләреннән. – Казан, 1985. – Б.11. 
-32. Шунда ук.\\ + 
-33. ТР МА, 2 ф., 2 тасв., 3076 эш, 20 кгз. арткы ягы.-22.\\ +17. ТР МА, 204 ф., 177 тасв., 234 эш, 26 кгз. 
-34. ТР МА, 119 ф., 1 тасв., 780 эш.\\ + 
-35. Шунда ук. 18 кгз.\\ +18. ТР МА, 3 ф., 2 тасв., 181 эш, 157 кгз. арткы ягы.-158. 
-36. Шунда ук. 58 кгз.\\ + 
-37. Шунда ук. 66 кгз.\\ +19. ТР МА, 3 ф., 2 тасв., 309 эш, 218 кгз. арткы ягы.-219. 
-38. Шунда ук. 78 кгз.\\ + 
-39. ТР МА, 1 ф., 4 тасв., 3049 эш, 1 кгз.-1 арткы ягы; 4 кгз.-4 арткы ягы.\\ +20. ТР МА, 204 ф., 177 тасв., 159 эш, 28 кгз. 
-40. Казанские губернские ведомости. – 1907. – 6 марта.\\ + 
-41. ТР МА, 119 ф., 1 тасв., 780 эш, 86 кгз.\\ +21. ТР МА, 3 ф., 2 тасв., 309 эш, 218 кгз. арткы ягы.-219. 
-42. ТР МА, 1 ф., 4 тасв., 3547 эш, 50-12 кгз.\\ + 
-43. Шунда ук. 26 кгз.\\ +22. Кайбер чыганакларда Фазлыәхмәт Хәмзин Казанбаш,​ Кармыш-Казанбаш авылыннан дип күрсәтелгән. Туу турындагы язманың күчермәсеннән күренгәнчә,​ ул Янали пучинкәсендә (хәзерге Кече Төрнәле авылы) Хафаз Хәмзин гаиләсендә туган (ТР МА, 2 ф., 2 тасв., 2590 эш, 7-8 кгз.). Ә Кармыш-Казанбаш (хәзере Арча районы Казанбаш авылы) авылында аның бертуган агалары дин әһелләре булып торганнар. 
-44. ТР МА,119 ф., 1 тасв., 780 эш, 101 кгз.\\ + 
-45. ТР МА, 119 ф., 1 тасв., 1116 эш, 7 кгз. арткы ягы.\\ +23. Метрика язмаларының икенче нөхсәсендә 13 июнь дип күрсәтелгән (ТР МА, 204 ф., 177 тасв., 231 эш, 163 кгз.). 
-46. ТР МА, ф.Р-873, 2 тасв., 16 эш, 4 кгз.\\ + 
-47. ТР МА, ф.Р-3610, 5 тасв., 363 эш, 1 кгз.\\ +24. ТР МА, 204 ф., 6 өстәмә тасв., 147 эш, 198 кгз. 
-48. ТР МА, ф.Р-2849, 5 тасв., 11 эш, 112 кгз.+ 
 +25. ТР МА, 2 ф., 2 тасв., 2590 эш, 2-4 кгз. 
 + 
 +26. Салихов Р.Р., Хайрутдинов Р.Р. История мусульманских приходов Высокогорского района ​<​nowiki>//</​nowiki> ​Очерки истории Высокогорского района Республики Татарстан. – Казань,​ 1999. – С.205. 
 + 
 +27. Сәяси репрессия корбаннарының Хәтер китабы. Т.15. «Х», «Ц», «Ч». – Казан: Хәтер китабы,​ 2005. – Б.130. 
 + 
 +28. ТР МА, 204 ф., 177 тасв., 1230 эш, 122 кгз. арткы ягы. 
 + 
 +29. ТР МА, 204 ф., 6 өстәмә тасв., 69 эш, 41 кгз. 
 + 
 +30. ТР МА, 204 ф., 6 өстәмә тасв., 5 эш, 165 кгз. 
 + 
 +31. ТР МА, 2 ф., 2 тасв., 710 эш, 47 кгз. арткы ягы.-48. 
 + 
 +32. Шунда ук. 
 + 
 +33. ТР МА, 2 ф., 2 тасв., 3076 эш, 20 кгз. арткы ягы.-22. 
 + 
 +34. ТР МА, 119 ф., 1 тасв., 780 эш. 
 + 
 +35. Шунда ук. 18 кгз. 
 + 
 +36. Шунда ук. 58 кгз. 
 + 
 +37. Шунда ук. 66 кгз. 
 + 
 +38. Шунда ук. 78 кгз. 
 + 
 +39. ТР МА, 1 ф., 4 тасв., 3049 эш, 1 кгз.-1 арткы ягы; 4 кгз.-4 арткы ягы. 
 + 
 +40. Казанские губернские ведомости. – 1907. – 6 марта. 
 + 
 +41. ТР МА, 119 ф., 1 тасв., 780 эш, 86 кгз. 
 + 
 +42. ТР МА, 1 ф., 4 тасв., 3547 эш, 50-12 кгз. 
 + 
 +43. Шунда ук. 26 кгз. 
 + 
 +44. ТР МА,119 ф., 1 тасв., 780 эш, 101 кгз. 
 + 
 +45. ТР МА, 119 ф., 1 тасв., 1116 эш, 7 кгз. арткы ягы. 
 + 
 +46. ТР МА, ф.Р-873, 2 тасв., 16 эш, 4 кгз. 
 + 
 +47. ТР МА, ф.Р-3610, 5 тасв., 363 эш, 1 кгз. 
 + 
 +48.ТР МА, ф.Р-2849, 5 тасв., 11 эш, 112 кгз.
  
 //​Баһаветдинова Халидә Зиннәтовна – Ш.Мәрҗәни ис. Тарих институтының Татарстан республикасы халыкларының тарихи-мәдәни мирасын өйрәнү үзәге фәнни хезмәткәре//​ //​Баһаветдинова Халидә Зиннәтовна – Ш.Мәрҗәни ис. Тарих институтының Татарстан республикасы халыкларының тарихи-мәдәни мирасын өйрәнү үзәге фәнни хезмәткәре//​
 +