Это старая версия документа.


Ямаширмә авылы тарихыннан

Соңгы елл арда авыллар тарихын өйрәнүгә зур әһәмият бирелә. Төбәкне өйрәнүче краеведлар белән беррәттән профессиональ тарихчылар да бу проблеманы алгы планга куеп тикшерүләр алып баралар. Казан артында урнашкан гыйбрәтле үткәнебезнең бер кисәген үзенә сеңдергән авылларның берсе – хәзерге Биектау районына кергән Ямаширмә авылы. Бүгенге көндә авыл тарихына багышланган күп кенә хезмәтләр басылып чыкты [1], эзләнүләр дәвам итә һәм яңа материаллар да табылып тора. Ямаширмә авылы зиратының борынгы чорына караган болгар-татар эпиграфикасы галим Һарун Йосыпов тарафыннан 1950 елгы экспедиция вакытында өйрәнелгән. Бу мәгълүматлар, Татарстан Фәннәр академиясе Г.Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма һәм музыкаль мирасны өйрәнү үзәге Мирасханәсенең Һарун Йосыпов фондында (ф.72) саклана [2] һәм галим бу хакта «Введение в булгаро-татарскую эпиграфику» дигән хезмәтендә язып та калдырган [3]. Күптән түгел күренекле археограф М.И.Әхмәтҗанов авыл зиратындагы 1381 елгы кабер ташын Токтамыш хан тарафыннан Кырымнан һәм Кара диңгез якларыннан күчерелгән татар урдасы вәкиле кабере булуын язып чыкты. Рус гаскәрләре тарафыннан үтерелгән сугышчы истәлегенә куелган кабер ташының тимпаны Кырым мөселманнары традициясе белән бәйлелеге исбатлады [4]. Мәчетләр тарихына күз салыйк. Авылда мәчет кайчан салынган дигән сорау килеп туа? Мәскәү шәһәрендәге Россия Дәүләт борынгы актлар архивында сакланган “Экстракт в Правительствующий сенат ис Казанской губернской канцелярии о татарских мечетях” документыннан күренгәнчә, 1742 елда авыл халкы мәчетнең кайчан салынганын төгәл генә күрсәтә алмаган. Шулай булгач мәчетнең борынгы булуына шик юк. Чыганакны түбәндә китерәбез: «Кулметковой сотни Уразова. 512. В деревне Ямашурме мечет[ь] не сломана при семидесят[и] пяти дворах. Разстоянием до Кутернеской [Кутернесской] мечети в тритцети верстах. Новокрещен во оной деревне не имеетца. А скаскою той деревни жители показали: мечет[ь] их построена в котором году – не упомнят» [5]. 1742 елда 75 йорттан торган авыл халкы чукындырудан котылып калган һәм авыл мәчете дә җимерелүгә дучар булмаган. (Чагыштыру өчен: Татар бистәсе белән Казан өязендә барлыгы 536 мәчетнең 418-е җимерелгән, 118 генә сакланып калган) [6]. Әлбәттә, авыл халкын туплап акыл бирүче, иманлы юл күрсәтүче олуг затларда булган. Шуларның икесе хакында татарның мөхтәрәм акыл ияләре Шиһабетдин Мәрҗани һәм Ризаэддин Фәхреддин хөрмәт белән искә алалар: «Хөсәен бине Муса бине Ягъкуб бине Ишмәмәт әл-Казани. Бәшир байның кызы Мәхбүбәгә өйләнеп, аның кияве һәм мин фәкыйрь язучының каенатасы иде. 1257 (1857) елда, рәбигыль-әүвәл аеның унберендә, җомга көн кичендә вафат булды. Илле сигез яшендә иде. «Мүскәй Хөсәен» һәм сирәк кенә «Шулпа Хөсәен» дип йөртәләр иде. Казанның юмартлыгы һәм мөрәүвәтлелеге белән танылган мөгътәбәр байларыннандыр. Ямәширмә, Кизләү, Юлга, Әсән карьяләренең мәчетләре моның тарафыннан бина кылынганнар» [7]. Түбәндә китерелгән эзектән күренгәнчә, XIX йөзнең беренче яртысында Ямаширмә авылы мәчетен Казан шәһәрендә яшәүче Муса углы Хөсәен салдырган икәнлеге аңлашыла. Р.Фәхреддиннең «Асар»ында Ямаширмә авылының мәчетендә имам һәм мөдәррис булган Сәйфетдин бине Хәлил турында мәгълүмат бар. Ул озак еллар иманлык һәм сабыйлар укыту хезмәтендә булып хаҗ кылу максаты белән Хиҗаз тарафына сәфәр киткән. Аның 1812 елдан алып 1840 елга кадәр авылда тормыш итүе билгеле [8]. XIX йөздә Ямаширмә авылында ике мәхәллә булуы мәгълүм [9]. Безнең көннәргә кадәр сакланып калган чыганаклардан күренгәнчә 1844 елның 25 августыннан беренче мәхәллә имамы итеп Сираҗетдин Нәҗметдинов (1813/17–5.05.1883) (указ № 6291) сайлана [10] һәм гомеренең соңгы көннәренә кадәр имам вазыйфасын башкарган. Хатыны Мөхибҗамал Ягъфар кызы (1822-?) була. 1883 елның 5 маенда 70 яшьтә тир зәхмәтеннән вафат булган [11]. Авыл халкы телендә “Г.Тукай апасының кабере” дип йөртелә торган ташбилгене өйрәнеп “Гасырлар авазы” журналында мәкалә бастырган идек [12]. Тикшеренүләр нәтиҗәсендә кабер ташы 1844-1883 елларда Ямаширмә авылында беренче мәхәллә имамы булып торган Сираҗетдин мулла Нәҗметдин улының кызы Бибиһәдиягә (1858-1913) җәмәгате мөәзин Фазлыәхмәт Хәмзин (1860-1926) тарафыннан куелганы ачыкланды. Бу шәхеснең тамырлары мулла нәселенә барып тоташа. Без Сираҗетдин Нәҗметдин улының нәсел шәҗәрәсен төзегән идек. Ревизия кенәгәләрен өйрәнү нәтиҗәсендә Сираҗетдин мулла нәселенең бай тарихлы булуы ачыкланды. Бу нәсел тамырлары белән Казан губернасы Дөбъяз өязе Лашман волосте Каратмән авылына (хәзерге Яшел Үзән районы) барып тоташа. Әтисе Нәҗметдин Сәйфулла улы 1792-1849 елларда, әнисе Хөбәйбә Габделваһап кызы (1793/94-?) соңгы Х ревизия вакытында 64 яшьтә булган [13]. Мәгълүм булганча, Габдулла Тукайнын әтисе Мөхәммәтгариф хәзрәтнең (1842/43-1886) беренче хатыны Бибигафифә (Гафифә) (1840/41-1885) Сираҗетдин мулланың олы кызы булган. Татарстан республикасының Милли архивында сакланган Ямаширмә авылының 1865 елгы метрика кенәгәсендә түбәндәге язма бар: «Казан өязе Мулла иле волосте указной имам Сираҗетдин ибне Нәҗметдин кызы Бибигафифәне Мәңгәр волостеның Кушлавыч авылында указной имам Мөхәммәтгариф указной имам Мөхәммәтгалим улына гакды никах укылды. Май 24ендә. Кыз тарафыннан Мулла иле волосте Ямаширмә авылының олуг мәхәлләсендә указной имам әб (әтисе. – Б.Х.) Сираҗетдин ибне Нәҗметдин вәли вәкил (опекун. – Б.Х.) вә егет тарафыннан Кушлавыч авылында указной имам Мөхәммәтгалим ибне Шәмсетдин вәкил. Зәүҗәйен (ир белән хатын. – Х.Б.) ризалыгының шаһитлары Дәүләтшаһ ибне Рәфикъ кулым куйдым, Әюп Сөбханкол углы тамгам салдым ٧ . Мәһәр мөсәммәсе (күләме. – Х.Б.) ике йөз тәңкә, хәзер җитмеш тәңкә, калганны мәзкүр (югарыда әйтелгән. – Х.Б.) Бибигафифә сораганда бирәчәк булып, югарыда мәзкүр Кушлавыч авылында указной имам Мөхәммәтгалим мулла Шәмсетдин улы кулым куйдым. Кызым Бибигафифәнең рөхсәте белән югарыда мәзкүр шартка разый булып Ямаширмә указной имам Сираҗетдин ибне Нәҗметдин кулым куйдым» [14]. Никах хөтбәсен кызның әтисе указлы мулла Сираҗетдин Нәҗметдин улы укыган. Бибигафифә, Кушлавыч авылында яшәп, Мөхәммәтгариф мулладан Мөхәммәтшәриф (1873-1890) исемле ир бала [15] (17 яшендә ютәл авыруыннан вафат булган, Кушлавычта җирләнгән) һәм Бибигазизә (Газизә) (1877-1963) исемле кыз бала [16] дөньяга китерә һәм 1885 елның 28 апрелендә (42 яшьтә) бала тудырганда кан китеп вафат була [17]. Безнең уйлавыбызча, Бибигафифәгә вафат булганда 44 яшь булырга тиеш. 1850 елның 20 октябрендә алынган IХ ревизия материаллары буенча Бибигафифәгә ул вакытта 10 (1850-10=1840) [18], 1858 елның 31 мартында Х ревизия вакытында 17 яшь (1858-17=1841) [19] дип күрсәтелгән. Түбәндәге мәгълүматлар нәтиҗәсендә Бибигафифәнең туган елы 1840/41 елларга туры килә. Сираҗетдин мулланың икенче кызы Шәмсекамал 1852 елда туган. Аның турында башка мәгълүмат очрамады. Күрәсең, яшьләй вафат булгандыр. Бибихәдичә 1856 елда Ямаширмә авылында туган. 1878 елның 16 январендә Арча волосте Кәче авылының олуг мәхәлләсе имамы Мөхәммәтгариф мулла Габделлатыйф улына никахландырыла. Ул вакытта кызга 18, егеткә 22 яшь булган [20]. Никахлашу язмасы буенча Бибихәдичәнең туган елы 1860 елга туры килә. Бу дөрес түгел. Чөнки 1858 елда уздырылган Х ревизия вакытында аңа 2 яшь дип күрсәтелгән [21]. Шулай булгач Бибихәдичә 1856 елда туган булырга тиеш. Бәлки, кызларның туган елларын яшәртеп күрсәтү кирәк булгандыр. Хөсәен Зәбиров истәлекләрендә телгә алынган Г.Тукайның апасы Газизәне әнисе үлгәннән соң үзенә алып караган, Казанда яшәгән әнисенең сеңлесе шушы Хәдичә (Бибихәдичә) була инде. Сираҗетдин мулланың 1857 елда Бибиган (Бибиҗиһан-?) исемле кызы туган. Рус чыганакларында татар исемнәрен дөрес язмауларын исәпкә алып, Бибиган – Бибиҗиһан исемле булгандыр дип фаразлыйбыз. Ямаширмә зиратында табылып өйрәнелгән ташбилге – Бибиһәдиянеке. Ул 1858 елда туган. Әтисе вафатыннан соң, Кармыш волосте Янали пүчинкәсе мулласы Фазлыәхмәт Хафиз углына кияүгә биргәннәр. Сираҗетдин мулланың ир балалары булмау сәбәпле, төп нигезгә Фазлыәхмәт Хәмзин килеп төпләнгән булуы ихтимал. Ямаширмә авылы метрика кенәгәсендә түбәндәге язма сакланган: «Казан өязе Чыпчык волосте Ямаширмә авылының олуг мәхәлләдән указной имам Сираҗетдин мулла Нәҗметдин углының кызы Бибиһәдия Кармыш волосте Казанбаш [22] авылының мулласы Фазлыәхмәт мулла Хафиз углына никахландырылды. Кыз 25 яшендә, егет 23 яшендә. Һәр икесе пакизәләр (моңарчы никахлары булмаган. – Х.Б.). 30 май 1883 ел [23]. Кыз тарафыннан кардәше, мулла Шәрәфетдин бине Фәхретдин углы вәли (опекун. – Х.Б.) вәлид булды, кияү тарафыннан тугма карендәше мулла Мөхәммәтсадыйк бине Хафиз углы вәли вәкил берлән зәүҗәйен (ир белән хатын. – Х.Б.) Сәгъди Әюп углы, Гарифулла Вәлид углы. Мәһәр 150 сум. Ямаширмә кечкенә мәхәлләдән имам мулла Хәбибулла Хәмид улы никах хөтбәсен укыдым» [24]. Фазлыәхмәт Хафиз улы Хәмзин (указ №6618) 1883 елның 2 июненьдә Ямаширмә авылы беренче мәхәллә халкы мулла итеп сайлап куйганнан алып вафатына кадәр хезмәт иткән [25]. Ул, педагог-реформатор, мәгърифәтче буларак та мәгълүм [26]. Фазлыәхмәт белән Бибиһәдиянең ун баласы булган. Шуларның өч пары – игезәкләр. Тик күбесе туу белән вафат булганар. Малайлары Кәшфеләсрар (Кәшфи) мулла (1890-1942) – сәяси репрессия корбаны. Казан шәһәренең төрмә психик авырулар хастаханәсендә тикшерү вакытында вафат булган. 10.08.1995 елында акланган» [27]. Менә татар язмышының тагын бер фаҗигасе. 12.jpg 1913 елның 6 январендә Бибиһәдия 55 яшьтә чахоткадан вафат булган. Ямаширмә зиратына күмелгән. Имам Фазлыәхмәт Хәмзин дәфен кылган (күмгән. – Х.Б.) [28]. Бибифатыйма (1859-1875) 16 яшендә вафат булган [29]. Сираҗетдин мулланың икенче хатыны Биби (исеме тулысынча күрсәтелмәгән) Гөлбану (1867-1868) исемле кыз тапкан [30]. Икенче мәхәллә 1834 елда оешкан. Имам итеп 1834 елның 14 февраленнән Лаеш өязе Отар-Дубровка (Татар Казысы) авылы крестьяны Хәйбулла Хәмитов (указ № 4423) билгеләнгән [31]. 1859 елның 28 сентябреннән икенче имам сыйфатында аңа улы Вәлиулла (№ 6220) ярдәм иткән (1876 елның 22 мартында вафат була) [32]. 1885 елдан мәхәллә имамы итеп Хәйбулла хәзрәтнең оныгы Ярулла Вәлиуллин (1869 елның 11 октябрендә туган) (указ № 3584) билгеләнгән [33]. Минем әтием Зиннәтулла Сафиулла улы (1909–1988) Ярулла мулладан сабак алдым дип искә ала иде. Ярулла хәзрәтнең эшен аның малае Габделхәбир (1905 елның 20 августында туа) дәвам итә. Аның тулы исеме – Габделхәбир бине Ярулла бине Вәлиулла бине Хәбибулла (Хәйбулла – Х.Б.) бине Габделхәмит бине Ишмөхәммәд бине Бикмөхәммәд. Габделхәбир балачактан ук Казандагы мәшһүр «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенә укырга керә. Анда ул Галимҗан хәзрәт Баруди җитәкчелегендә гыйлем эстәүгә керешә. 1918 елда «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе ябылгач, «Касыймия» мәдрәсәсендә укуын дәвам итә. Мәдрәсәне тәмамлаганнан соң ул туган авылына кайта һәм 1926 елдан имам-хатыйб вазыйфасын башкара. 1930–1931 елларда сайлау хокукларыннан мәхрүм ителә. 1967 елның июнендә «Мәрҗани» мәчете имам-хатыйбы итеп сайлана. 27 ел дәвамында (1994 елга кадәр) Казан шәһәренең җәмигъ «Мәрҗани» мәчетендә беренче имам-хатыйб вазыйфасын үти. 1968 елның март аенда хаҗ кыла. 1970 елда Диния нәзарәтендә казыйлыкка кандидат итеп сайлана. Габделхәбир хәзрәт гаиләсендә эшен дәвам иттерүчене тәрбияли алган. Аның оныгы Наил хәзрәт Яруллин Бохарадагы «Мир-Гарәп» мәдрәсәсен тәмамлый, Төркиядә һәм Мәдинәдә белемен камилләштерә. Бүгенге көндә ул – Казан югары мөселман «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенең ректоры. 1883 елдан икенче мәхәллә мәчете җәмигъ мәчете итеп үзгәртелгән. Мәчет каршында мәктәп эшләгән, XХ гасыр башында анда 32 шәкерт гыйлем алган. Дәүләт карамагында булмау сәбәпле, мәдрәсәләр бары тик халыктан килгән керем хисабына гына яшәгәннәр. Гомумән, Ямаширмә авылы мәгърифәтле затларга бай булган, мәдрәсәләрдә яңа тип уку системасын урнаштыру өчен һәрвакыт көрәш барган. Татарстан Милли архивында Чыпчык волосте Ямаширмә авылында икенче татар-мөселман мәктәбе ачу турында кызыклы документ саклана [34]. Документан күренгәнчә, Казан татар укытучылар мәктәбен тәмәмалаган Сөләйман Искандәров, Габдулкаюм Коләхмәтов, Нигмәтҗан Таһиров, М.Дашкин, Маликов һ.б.лар эшләгәннәр. 1903 елның 20 гынварендә Ямаширмә авылына вакытлыча укытучы итеп Казанда татар укытучылар мәктәбен тәмамлаган мөгаллим Сөләйман Искәндәров билгеләнә. Бина булмау сәбәпле Закир исемле крестьянның өендә 10 укучы белән мөгәллимлек эшен башлап җибәргән. Соңрак Зәйнулла Гыйззәтуллин һәм аның малае Мөхәммәтвафа Зәйнуллин өендә укытуны дәвам иткән [35]. 11.jpg Әле махсус бина төзелгәнче Казан өязе земство идарәсе укыту эшенә һәм укытучыга хезмәт хакы түләү өчен акча бүлеп биргән. 1903 елда дәүләт карамагына күчкән уку йортына финанс алу эшне шактый җиңеләйтә. 1903 елның 27 августында Ямаширмә рус-татар училищесына укытучы итеп елга 300 сум хезмәт хакы белән Габделкаюм Юныс улы Коләхмәтов билгеләнә [36]. Бу шәхес турында аерым сөйләү зарур. Габделкаюм – күренекле татар әдибе Гафур Коләхмәтовның энесе. Казандагы татар укытучылар мәктәбендә белем ала. Татар әдәби-мәдәни тормышының үзәгендә кайнаган Гаяз Исхакый, Хөсәен Ямашев, Галимҗан Сәйфетдиновлар белән бергә укый. Ул беренче көннән үк җиң сызганып эшкә керешә. Нәкъ менә аның тырышлыгы һәм Фазлыәхмәт имам-хатибның финанс мәсьәләсендә җаваплылыкны үз өстенә алуы нәтиҗәсендә аерым мәктәп-мәдрәсә ачуга рөхсәт бирелә. Габделкаюм Коләхмәтов өяз земство идарәсенә язган хатында мәктәпнең йорт бинасында кысан булуын һәм укучылар саны арта баруын, аларның тирә-юньдәге авыллардан да, хәтта Казанның Апанай мәдрәсәсеннән дә килүләрен хәбәр иткән [37]. Махсус уку бинасы булдыру көн тәртибенә баса. Бу эшне алдынгы карашлы имам-хатиб, мөгаллим Фазлыәхмәт Хәмзин үз өстенә алган һәм земство өяз идарәсенә 1905 елның 26 октябрендә язган хатында үзен гарант булачагын белдергән [38]. Аның тырышлыгы белән укыту 1904 елдан яңа бинада башланган. Гомумән, мәктәп төрле хәлләргә дучар булган: янгынга да эләгә, кабат-кабат төзелә, үсә, киңәйтелә. 1907 елның 1 февралендә Габделкаюм Коләхмәтовнең кыз туганы Суфия Коләхмәтова Яңа Клуб бинасында (Казан шәһәрендә) спектакль оештырып, җыелган 67 сум 6 тиен акча белән Ямаширмә авылы крестьяннарына ярдәм иткән. Бу иген уңмаган ачлык ел булган. Закир Җәләлетдинов лавкасыннан Габделкаюм Коләхмәтов шикәр, чәй, икмәк, ярмалар алып халыкка таратуы турында документ Татарстан республикасы Милли архивында саклана [39]. Хәтта финанс отчеты “Казанские губернские ведомости” газетасында басылып та чыккан [40]. Габделкаюм Коләхмәтов укыту белән генә шөгыльләнмичә, авыл халкы арасында агарту һәм аңлату эшләре алып барган. Патша, авыл старосталарын сайлаган кебек үк, халык тарафыннан сайланырга тиеш һәм гомумән тиздән патша бөтенләй булмаячак, аны халык тарафыннан сайлап куелган кеше алыштырачак дигән фикерләр тарата. Студентлар авыл халкы хокуклары өчен көрәшәләр, ә крестьяннар һич тә аларга булышырга теләмиләр дип, ризасызлыгын да белдергән [41]. 1908 елның 28 мартында Коләхмәтов өендә тентү уздырыла һәм шактый күләмдә «зарарлы» матбугат җыелып алына [42]. Габделкаюм сәяси яктан гаепле дип табыла һәм 1908 елның 18 августында Сембер шәһәренә сөргенгә җибәрергә хөкем ителә [43]. Аның эшен Таһиров Нигмәтҗан Хөснетдин улы дәвам итә. 1910 елның 6 гыйнварендә язган хатында Таһиров укучылар саны 50 гә җитүен хәбәр итә. Бинаны киңәйтү һәм икенче укытучы кирәк дип белдерә [44]. 1910 елда Халык училищелары инспекторы Я.Д.Кобловны чыгарылыш имтиханнары комиссиясе җитәкчесе итеп Ямаширмә авылы рус-татар училищесына билгелиләр [45]. 1917 елдан авыл тарихында, бөтен илдәге кебек, зур үзгәрешләр башлана. Җир бүленә, колхозлар оеша. Тирән тетрәнүләр Ямаширмә авылын да читләтеп үтмиләр. Мәчетләрне ябалар. Беренче мәхәллә мәчете 1936 елда клуб итеп үзгәртелә [46]. Икенче мәчет 1939 елның 19 июлендә ябыла [47] һәм балалар бакчасына тапшырыла. Татарстан Милли архивында сакланучы мәгълүматларга [48] караганда 1929 елга кадәр үз вазыйфаларын башкарган муллалар И.Әхмәдиев (1882 елда туган), А.Сираҗиев (1884), мөәзин З.Шәмсетдинов (1888), мулла Х.Яруллин (1905) 1930–1931 елларда сайлау хокукларыннан мәхрүм ителәләр. 100 елдан артык эшләп килгән мәктәп бүгенге көндә урта белем бирә. Сугыштан соң елларда ул җидееллык, 1960-1961 елдан сигезеллык булып үзгәртелә. Кулланылган чыганак исемлеге: 1. Салихов Р.Р. с.Ямашурма Очерки истории Высокогорского района Республики Татарстан. – Казань, 1999. – С.205-206; Ф.Гарипова. Хәтеремнән чыкмый һич тә. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2003. – Б.180-185; Р.Ә.Шакирҗанов. Ямаширмә мәктәбе – мәгърифәт чишмәсе. Татар мәгарифенең үсеш юллары. – Казан «Новое знание» ЯАҖ, 2005; Х.З.Баһаветдинова. Ямаширмә авылы тарихыннан Материалы итоговой конференции Института истории им. Ш.Марджани АН РТ за 2006 год по отделу средневековой истории. – Казань: Институт истории АН РТ, 2008. – С.19-25; Ямаширмә авылында дин һәм мәгърифәт торышы (XIX-ХХ гасыр башы) Гасырлар авазы – Эхо веков. – №1. – 2009. – Б.190-194 һ.б.
2. ТР ФА Г.Ибраһимов ис. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты каршындагы «Кулъязмалар һәм музыкаль мирасны өйрәнү үзәге» мирасханәсе, 72 ф., 1 тасв., 338 эш, 1-12 кгз.
3. Юсупов Г.В. Введение в булгаро-татарскую эпиграфику. – М.-Л., 1960. – Таблица 44.
4. Әхмәтҗанов М. Биектау төбәгендә татар тарихы. Очерки истории Высокогорского района Республики Татарстан. – Казань, 1999. – С.86-87.
5. Ислаев Ф., Галлямов Р. “Экстракт в Правительствующий сенат ис Казанской губернской канцелярии о татарских мечетях” Гасырлар авазы – Эхо веков. – 2006. – №1. – С.319.
6. Шунда ук.
7. Мәрҗани Ш. Мөстәфадел-әхбәр фи әхвали Казан вә Болгар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1989. – Б.318.
8..Р.Фәхреддин. Асар. – Казан: Рухият, 2006. – Б.165.
9. ХХ гасыр башында өч мәхәллә булган еллар да билгеле.
10. ТР МА, 2 ф. 2 тасв., 8 эш, 79 кгз.
11. ТР МА, 204 ф., 177 тасв., 231 эш, 160 кгз.
12. Сираҗетдин хәзрәт шәҗәрәсендә Габдулла Тукай эзләре Гасырлар авазы – Эхо веков. – №3/4. – С.247-252.
13. ТР МА, 3 ф., 2 тасв., 309 эш, 218 кгз. арткы ягы.-219 кгз.
14.. ТР МА, 204 ф., 177 тасв., 164 эш, 140 кгз.
15. ТР МА, ф.204, тасв.177, 151 эш, 356 кгз. арткы ягы; 364 эш, 417 кгз. арткы ягы.
16. З.Рәсүлева. Тукай эзләреннән. – Казан, 1985. – Б.11.
17. ТР МА, 204 ф., 177 тасв., 234 эш, 26 кгз.
18. ТР МА, 3 ф., 2 тасв., 181 эш, 157 кгз. арткы ягы.-158.
19. ТР МА, 3 ф., 2 тасв., 309 эш, 218 кгз. арткы ягы.-219.
20. ТР МА, 204 ф., 177 тасв., 159 эш, 28 кгз.
21. ТР МА, 3 ф., 2 тасв., 309 эш, 218 кгз. арткы ягы.-219.
22. Кайбер чыганакларда Фазлыәхмәт Хәмзин Казанбаш, Кармыш-Казанбаш авылыннан дип күрсәтелгән. Туу турындагы язманың күчермәсеннән күренгәнчә, ул Янали пучинкәсендә (хәзерге Кече Төрнәле авылы) Хафаз Хәмзин гаиләсендә туган (ТР МА, 2 ф., 2 тасв., 2590 эш, 7-8 кгз.). Ә Кармыш-Казанбаш (хәзере Арча районы Казанбаш авылы) авылында аның бертуган агалары дин әһелләре булып торганнар.
23. Метрика язмаларының икенче нөхсәсендә 13 июнь дип күрсәтелгән (ТР МА, 204 ф., 177 тасв., 231 эш, 163 кгз.).
24. ТР МА, 204 ф., 6 өстәмә тасв., 147 эш, 198 кгз.
25. ТР МА, 2 ф., 2 тасв., 2590 эш, 2-4 кгз.
26. Салихов Р.Р., Хайрутдинов Р.Р. История мусульманских приходов Высокогорского района Очерки истории Высокогорского района Республики Татарстан. – Казань, 1999. – С.205.
27. Сәяси репрессия корбаннарының Хәтер китабы. Т.15. «Х», «Ц», «Ч». – Казан: Хәтер китабы, 2005. – Б.130.
28. ТР МА, 204 ф., 177 тасв., 1230 эш, 122 кгз. арткы ягы.
29. ТР МА, 204 ф., 6 өстәмә тасв., 69 эш, 41 кгз.
30. ТР МА, 204 ф., 6 өстәмә тасв., 5 эш, 165 кгз.
31. ТР МА, 2 ф., 2 тасв., 710 эш, 47 кгз. арткы ягы.-48.
32. Шунда ук.
33. ТР МА, 2 ф., 2 тасв., 3076 эш, 20 кгз. арткы ягы.-22.
34. ТР МА, 119 ф., 1 тасв., 780 эш.
35. Шунда ук. 18 кгз.
36. Шунда ук. 58 кгз.
37. Шунда ук. 66 кгз.
38. Шунда ук. 78 кгз.
39. ТР МА, 1 ф., 4 тасв., 3049 эш, 1 кгз.-1 арткы ягы; 4 кгз.-4 арткы ягы.
40. Казанские губернские ведомости. – 1907. – 6 марта.
41. ТР МА, 119 ф., 1 тасв., 780 эш, 86 кгз.
42. ТР МА, 1 ф., 4 тасв., 3547 эш, 50-12 кгз.
43. Шунда ук. 26 кгз.
44. ТР МА,119 ф., 1 тасв., 780 эш, 101 кгз.
45. ТР МА, 119 ф., 1 тасв., 1116 эш, 7 кгз. арткы ягы.
46. ТР МА, ф.Р-873, 2 тасв., 16 эш, 4 кгз.
47. ТР МА, ф.Р-3610, 5 тасв., 363 эш, 1 кгз.
48. ТР МА, ф.Р-2849, 5 тасв., 11 эш, 112 кгз.
Баһаветдинова Халидә Зиннәтовна – Ш.Мәрҗәни ис. Тарих институтының Татарстан республикасы халыкларының тарихи-мәдәни мирасын өйрәнү үзәге фәнни хезмәткәре